Минзәлә районында Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котладылар

2020 елның 2 феврале, якшәмбе
Ветераннарны тормышларындагы истәлекле даталар белән котлау районда күркәм традициягз әверелде.

2 февральдә Минзәлә районының Воровский исемендәге поселогында гмоер итүче сугыш ветераны Мирзариф Мирзахан улы Мирзаханов туган көнен билгеләп үтте.

Ветеранны туган көне белән тәбрик итәргә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев һәм Воровский исемендәге бистә башлыгы Сергей Юдин килде.

Кунаклар юбилярга Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Салаховның котлау хатын укыды, истәлекле бүләкләр тапшырды.
-Намуслы фидакарь хезмәтегез белән сез авыл җирлеге үсешенә зур өлеш керткәнсез. Сезнең күп еллар дәвамында үз һөнәрегезгә тугры булып калуыгыз, чыдамлылыгыгыз һәм түземлелегегез безнең өчен өлге булып тора.
Сез бүген дә безгә акыллы киңәшләрегезне бирәсез, тормышны яратуыгыз белән сокландырасыз, - шундай җылы сүзләр белән алар Мирзариф аганы котлады.
Мирзариф Мирзаханов Актаныш районының Усы авылында туган. Армиядә 7 ел хезмәт итә, япон сугышында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Туган якларына әйләнеп кайткач, гаилә кора. Тормыш иптәше белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә өч оныгы аны кайгыртып тора. Воровский исемендәге поселокта балта остасы булып эшли.
Аның тормыш юлы - батырлык. Ватанны яратырга, бердәмлеккә, батырлыкка һәм бөек максатларга ирешү өчен фидакарьлеккә өлкән буын кешеләреннән өйрәнергә кирәк.  Ветеранга туган көнендә шундый җылы сүзләр ишетү рәхәт булды.
.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International