Сугышта катнашкан ветеранга 93 яшь тулды.
Яр Чаллыда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Дмитрий Ермолаевны Татарстан Республикасы Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев котлады.
-Сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф телим, - диде ул ветеранга Минзәлә район башлыгы бүләген тапшырып.
Дмитрий Михайлович Ермолаев 1927 нче елның 2 февралендә ТАССРның Минзәлә районы Югары Юшады авылында туган. Башлангыч белем ала, колхозда эшли. 1944 елның сентябрендә фронтка китә. 1951 нче елда демобилизацияләнә.
Армия хезмәтеннән кайткач Пермь өлкәсендә яши һәм эшли. Минзәләгә кайткач машина йөртүче булып эшли. 1983 нче елда лаеклы ялга чыга. Тормыш иптәше Нина Федоровна белән бер ул тәрбияләп үстерәләр. Ветеранның өч оныгы һәм шулкадәр оныкчыгы бар.
http://menzela.ru/news/75-let-pobedy/v-chelnakh-pozdravili-veterana-iz-menzelinskogo-rayona