Чаңгы ярышлары ТАССРның оешуына 100 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.
Минзәләнең Урман чишмәсе янындагы чаңгы трассасында төнге чаңгы ярышлары узды.
-Районның спорт тормышында беренче тапкыр без нәкъ менә төнлә шундый чаңгы ярышларын оештырырга булдык. Республиканың күп кенә районнарында ул бик популяр, - диде Минзәлә районының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Фаяз Хизбуллин катнашучыларны сәламләп. - Минзәләдә төнге чаңгы ярышларына безне иң тәҗрибәле тренерыбыз Владиленин Мильчаков рухландырды, алыштыргысыз дусларыбыз Егор Юдин һәм Дмитрий Соколовский хәйриячелек ярдәме күрсәтте.
- Төнге чаңгы ярышларын без республикада икенче булып уздырабыз, безгә кадәр ул Байлар Сабасында узды, - дип билгеләп үтте ярышларның баш хөкемдары, "Олимп" спорт мәктәбе тренеры Антон Лаврентьев.
Ярышларда ир-атлар һәм хатын-кызлар аерым чыгыш ясады. Хатын-кызларга 1,5 км, ир-атларга - ике тапкыр артык - 3 чакрым юл узарга кирәк иде.
Ир-атлар арасында Актаныштан килгән кунак Равил Хаҗиев 1 нче булды. Минзәлә егетләре Сергей Мясников һәм Айнур Ханнанов 2 нче һәм 3 нче урынга чыктылар.
Хатын-кызлар арасында Минзәлә педагогия көллиятендә укучы Зәй кызы Альбина Вәлиуллинага тиңнәр булмады.
Рәмзия Нәҗмиева - 2 нче, Рената Тюкменова - 3 нче булды (икесе дә Минзәләдән). Абсолют чемпионнарга мактау кәгазьләре, медальләр һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Шулай ук ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында 18 яшькә кадәр, 18-35, 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында ярышларда катнашучылар бүләкләнде.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-sostoyalas-nochnaya-lyzhnya