Юртау авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы базары ачылачак

2020 елның 2 феврале, якшәмбе

М7 федераль трасса янәшәсендә урнашкан Юртау авылы авыл хуҗалыгы базары эшли башлау кече бизнес үсешенә ярдәм итәр дип көтелә.

Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыров гражданнар җыенында дәүләт программаларында катнашу, халыкның тормыш сыйфатын яхшырту буенча башкарылган эшләр турында сөйләде һәм кече бизнесны үстерү буенча перспективага планнар белән уртаклашты

Районда булган мөмкинлекләрдән файдаланып бизнесны үстерү өчен дәүләт программаларында катнашучы эшмәкәрләр аз түгел. Шундыйларның берсе - шәхси эшмәкәр Сергей Николаев.
Ул Аю авыл җирлегендә терлекчелек продукциясен җитештерү һәм балыкчылык белән шөгыльләнә. Болардан тыш, М7 трассасыннан ерак түгел авыл хуҗалыгы базары өчен бина төзеде.
«Әлеге базар ачылган очракта, Сергей Николаевның планнары зурдан: үзе җитештергән ит һәм балык продукциясен шушы базарда сату. Биредә барлык уңайлыклары булган павильоннар (аларны эшмәкәр арендага бирергә планлаштыра) җиһазланачак", - дип сөйләде җыенда катнашучыларга Юртау авыл җирлеге башлыгы Ирек Кадыров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International