2 февральдә 1943 нче елда совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец-фашист илбасарларын тар-мар итүе көне.
Бүген, 31 гыйнварда мәктәп укучылары өчен Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Хәтер дәресләре. Сталинград сугышы" музей дәресе узды. Безнең чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Евгений Васильевич Зыков катнашты. Ул 1943 нче елда фронтка китә. Кара диңгез флотында мина тральщигында матрос була. Туган якларына 1950 нче елда гына әйләнеп кайта. Күпсанлы бүләкләргә ия: 2 нче дәрәҗәле Ватан сугышы ордены, "Германияне җиңгән өчен", "Японияне җиңгән өчен", "Кореяне җиңгән өчен" медальләре.
Сталинград өчен сугыш Бөек ватан сугышында хәлиткеч мизгел була. Бүген, Җиңү өчен бар көчен биргән ветераннарыбыз батырлыгы бәрабәренә без киләчәккә планнар корабыз, иртәгәсе көн турында хыяллана алабыз.