"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 31 гыйнвары, җомга

 

“Җиңү волонтерлары” проекты  кысаларында, “Умырзая“ мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр үзәге тәрбияләнүчеләре социаль педагог һәм тәрбиячеләре җитәкчелегендә Бөек Ватан сугышы ветераны Назаров Алексей Афанасий улында кунакта булдылар.  Беренче генә булмаган әлеге очрашу ветеранны бик сөендерде. Безнең тынычлык өчен көрәшкән ветеранга балалар чын күңелдән рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, үз куллары белән ясаган открытка бүләк иттеләр, ишек алдын кардан чистартырга ярдәм иттеләр.

 Мондый проектта катнашу – бөек эш, без тарихны саклап калырга булышабыз, ветераннарга ярдәм итәбез. Ә иң мөһиме – яшь буынга  Туган илебезнең бөеклеген аңлатабыз, аның белән горурлану, патриотик хисләрен тәрбиялибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International