Халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2020 елның 27 гыйнвары, дүшәмбе

Аналарның яңа туган балаларыннан баш тартуын булдырмау, туучылар санын арттыру һәм "Яңа тормыш - киләчәк өметләр" гаилә институтын ныгыту программасын гамәлгә ашыру кысаларында "Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү  комплекслы үзәге психологы Марина Гатина "Танышу һәм контакт урнаштыру" дәресе уздырды.

Кереш дәрес төркемдә катнашучылар белән танышудан башланды.

Эмоциональ халәтне ачыклау һәм йөклелеккә мөнәсәбәтне ачыклау максатында булачак аналар белән беренчел диагностика уздырылды.

Чара ахырында йөкле хатын-кызлар үз кәефләренә бәя бирделәр, дәрес турында үз фикерләрен белдерделәр, бергәләп уртаклаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International