Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәмнең илкүләм гарантияле системасын үстерү максатларында, "Россия Федерациясендә кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү турында"гы Федераль законга үзгәрешләр кертү турында закон проектын Дәүләт думасы беренче укылышта кабул итте.
Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт. сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комиссия рәисе урынбасары Әлфия Когогина новеллага комментарий бирде:
"Закон проектының асылы шунда ки, "Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшмәкәрлек инициативасына ярдәм" Илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен кирәкле, кече һәм урта бизнеска ташламалы кредитларны алуны җиңеләйтә. Аның максаты - 2024 елга кадәр кече һәм урта бизнес субъектларына финанс ярдәме күләмен 205 млрд сумг җиткерү. ел саен үсеш 10 проценттан ким булырга тиеш түгел.
Беренче укылышта кабул ителгән закон проекты илкүләм гарантия системасы төшенчәсен ныгыта, аның функцияләшүенең кирәкле принципларын бердәй системага китерә, аның эш нәтиҗәләрен күтәрә.