Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2020 елның 26 гыйнвары, якшәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр:
27 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә көтелә:
- төнлә туман;
- иртән һәм көндез буран һәм секундына 18 метр тизлектә көчле җил.
 27 гыйнварга
26 гыйнварда 18 сәгатьтән 27 гыйнварда 18 сәгатькә кадәр
Казан буенча:
Аязучан болытлы.
Аз гына кар.
Көндез урыны белән буран.
Җил төньяк-көнбатыштан көньякка авышучан 7-12 м/с, көндез урыны белән кискен - 18 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -8..-10˚.
Көндез максималь һава температурасы -4..-6˚.
Юлларда бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча:
Аязучан болытлы.
Аз гына кар, иртән һәм көндез урыны белән талгын.
Төнлә аерым районнарда томан, көндез урыны белән буран.
Җил төньяк-көнбатыштан көньякка авышучан 7-12 м/с, көндез урыны белән кискен - 18 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -8..-10˚.
Көндез максималь һава температурасы -4..-6˚.
Юлларда бозлавык.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International