Бүген, 25 гыйнварда. Түбән Кама шәһәрендә Илһам Шакиров исемендәге "Татар моңы" Халыкара телевизион конкурсның сайлап алу туры узды.
Конкурста 17-35 яшьлек башкаручылар катнашты. Конкурс түбәндәге номинацияләрдә узды: "Солист-вокалист" ( ир-ат һәм хатын-кыз тавышы) . Әлеге номинация үз эченә өч: академик вокал, эстрада вокалы, халык җырлары "Солист-инструменталист"юнәлешләрен алган.
Безнең районнан катнашучылар:
- район мәдәният сараеның тавыш режиссеры Рифнур Кәбиров;
-Дәвек авылыннан мәдәният училищесы студенты Алия Ризатдинова.
Гаилә мәшәкатьләре белән 4 нче мәктәптән Ленар Миңнемуллин һәм Югары Тәкермән авылыннан Шамил Дәүләтов катнаша алмады.
Әлеге конкурста 7 районнан 60 конкурсант катнашты. Конкурсның икенче туры 15 апрельдә Казанда узачак. Бу турга 15 катнашучы узды, алар арасында - Рифнур Кәбиров. Без аңа иҗат уңышлары телибез!