Тарихи вакыйга - Татарстан АССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында, Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эш буенча белгече Ольга Бывальцева мәгълүмати стенд әзерләде.
Чара патриотик тәрбия буенча программаны гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Стендта ТАССРның төзелү тарихы һәм Татарстан Республикасы турында кызыклы фактлар гына чагылып калмыйча, Татарстан АССР төзелүгә 100 еллыкны бәйрәм итүгә багышлап уздырылган һәм уздырылачак чаралар турында да мәгълүмат бирелгән.