"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 25 гыйнвары, шимбә

РФда сугыш тарихының истәлекле даталарына багышланган чаралар планын гамәлгә ашыру кысаларында, "УМЫРЗАЯ" тернәкләндерү үзәгендә Ленинградны камаудан азат итүгә багышланган кичә узды.

Камалыш 872 көн дәвам иткән, бу чорда 630 меңнән артык кеше һәлак булган. Чараның максаты - яшь буында патриотик-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү, илебездәге мөһим тарихи вакыйгалар кысаларында балаларның белемнәрен киңәйтү.

Балаларга камалышта калган Ленинградның батырларча көрәше, аның халкының чыдамлыгы, Ладога күле аша "Тормыш юлы" турында фильм күрсәтелде.

  Көндәлеге сугыш символы булган Таня Савичеваның язмышы аларны бик тетрәндерде. Чара ахырында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды, балалар һәм өлкәннәр һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International