Минзәлә шәһәренең туган якны өйрәнү музеенда Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 76 еллыгына багышланган чара уздырылды.

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

24 гыйнварда Минзәлә шәһәренең туган якны өйрәнү залында Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә багышланган чара уздырылды.

Чарага Бөек Ватан сугышы инвалиды Алексей Афанасьевич Назаров Минзәлә районында халыкка социал ярдәм күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгече озатуында килде. Камалган ябык шәһәр - Ленинград шәһәрендә яшәүчеләр өстенә төшкән авыр сынаулар турында искә төшерде.

   Укучыларга өлкәннәрнең яшәргә тырышуы, туган шәһәренә үләргә ирек бирмәүләре турында бәян итте. Бу балаларны уйланырга ярдәм итте.  Чара ахырында залда утыручылар ветеранны басып алкышладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International