Кошлар кышын безнең ярдәмгә мохтаҗ. Чыннан да, кыш-кошлар өчен авыр вакыт, бигрәк тә ул кырыс һәм карлы булса. Кошларга ничек тә булса ярдәм итү өчен «Тургай» балалар һәм яшүсмерләр приютының мәктәпкәчә төркемендә тәрбияләнүчеләр үзләренең тәрбиячеләре белән бергә «Кышын кошларны ашатыгыз!» дигэн акциядэ теләп катнаштылар. Балалар үз җимлекләрен кайда урнаштыру турында озак уйламадылар: кошларны даими ашату очен, аларны якын-тирәдә урнаштырырга кирәк. Жимлекләрне приют территориясендә, нәкъ менә үз төркеменең тәрәзәләре каршында, нинди кошларның килүен һәм нинди азык ашавын белү өчен, агачларга элеп куйдылар. Балалар үз күзәтүләрен «Күзәтүләр көндәлегенә» язачаклар. Хәзер кошларга азык сибүне онытмаска гына кирэк!
Акция кысаларында балалар белән «Барысы да кошлар турында», «Кышлаучы кошлар», «Кошлар ашханәсе» дигән әңгәмәләр үткәрелде, балалар төрле уеннар уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, анда алар безнең җирлектә кышлаучы кошлар, канатлы дусларыбыз нинди азыкны өстен күрүләре турында күп нәрсәләр белделәр. Үткәрелгән акция балаларда кечкенә туганнарга карата мәрхәмәт хисләре уятты. Бу безнең приютның күркәм традициясенә әверелде.
Балалар зур кызыксыну һәм горурлык белән очып килгән кошларның алар өчен әзерләнгән азык белән сыйлануларын күзәттеләр.