2019 ел дәвамында "Демография" илкүләм проекты кысаларында Татарстанда "Спорт - яшәеш нормасы" проекты буенча ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы булдырылды.
2019 елда "Спорт - яшәеш нормасы" программасы нигезендә республика территориясендә баскетбол-волейбол мәйданчыклары төзелде. Алар ТРның Лаеш һәм Минзәлә районнарында урнашкан.
"Спорт - яшәеш нормасы" программасы буенча Минзәлә районында бүгенге көнгә ике баскетбол-волейбол мәйданчыгы төзелде. Алар Тауасты Байлар һәм Хуҗәмәт авылларында урнашкан", - дип хәбәр итте Минзәлә районының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин.
Шулай ук узган ел әлеге программа нигезендә Татарстанда ике футбол кыры һәм Яр Чаллыда һәм Апас районында ГТО нормаларын тапшыру өчен 18 спорт мәйданчыгы төзелде.
Төзелеш "Демография" илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында узды.
Татарстанның Сарман районында тренажерлар белән спорт мәйданчыгы төзелгән тагын бер спорт объекты булды.