"Умырзая" тернәкләндерү үзәге хәбәр итә

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

«Спортлы балачак» шундый исем астында, 23 гыйнвар көнне “Умырзая” мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр тернәкләндерү үзәгендә спортив күңел ачу чарасы узды. Әлеге чара ТАССР төзелүнең 100-еллыгына багышланган чаралар кысасында үткәрелде. Чарада 15 бала катнашты. Аның максаты балаларның  югары эмоциональ халәтен күтәрү, кышкы спорт уеннарына кызыксыну тудыру иде.  “Батырлар” һәм “Кыюлар” командаларына бүленү, катнашучыларның бердәмлек һәм максатчанлык  хисләрен үстерүгә юнәлтелгән иде. Төрле эстафета ярышлары аркылы балалар үзләренең кыю, җитез һәм өлгер булуларын күрсәттеләр. Үзләренең спорт осталыкларын ачып, балалар  киләчәктә зур үрләр яуларга дәрт һәм зур этәргеч  алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International