Объектларны чираттагы тикшерү

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Төзелеш объектларын чираттагы карау барышында район башлыгы Айдар Салахов 2020 елда капиталь ремонтланырга тиешле объектларда булды.

Район Мәдәният сараенда булганда Айдар Салахов подрядчыларга калган кечкенә кимчелекләрне бетерергә һәм февраль уртасына объектны эксплуатацияләүгә тапшыру бурычын куйды.

"Веста" күпфункцияле үзәкнең яңа бинасында эшләр дәвам итә. Йөреш барышында газүткәргечне күчерү, территория эчендәга аварияле бинаны сүтү мәсьәләләре каралды, район башлыгы подрядчыларга бина эчендәге эшләр башкаруны тизләтү бурычын куйды.

Айдар Салахов  шулай ук  ремонт эшләре башланган 4 нче номерлы балалар бакчасында да булды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International