Студент елларын иң бәхетле һәм ваемсыз чак дип атарга күнеккәнбез. Чөнки бу чорда яшь кешенең барлык омтылышлары үсешкә. укуга. үзен танып белүгә, яңа тәэсирләр. кичерешләр алырга юнәлтелгән.
Татарстан Республикасының иң өлкән уку йортларының берсе булган Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә дә яшьләр онылытлмаслык кичереш-тойгылар алалар.
23 гыйнварда көллиятнең актлар залында 1 курс студентлары арасында КВН уены узды. Уенның темасы "Студент дигән милләт бар" дип аталды, ул Россия студентлары көненә багышланган иде.
Командаларны шушы көллиятне тәмамлаган, бүгенге көндә Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Фаяз Хизбуллин җитәкчелегндәге абруйлы жюри бәяләде.
Уен нәтиҗәләре буенча 1Ф төркеме җиңүче дип табылды.