"Минем гаиләм даирәсендә" клубында кереш дәрес

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

"Нәтиҗәле эшләүче ата-ана мәктәбе" программасы кысаларында социаль хезмәтләр алучы ата-аналар белән дәресләр кабаттан алып барыла башлады.

"Таныш булыйк!" темасына кереш дәрес үз балалары белән аралашуда кайбер кыенлыклар кичергән ата-аналарны берләштерде.

Дәрес традиция буенча сәламләүдән башланды. "Пәрәвез" күнегүе ярдәмендә ата-аналар үзләре турында бераз сөйләде. Аннары "Гаилә тәрбиясе стратегиясе" тестына җавап бирде. Тест нәтиҗәләре буенча бергәләшеп һәр гаиләдә тәрбия стильләре турында сөйләштеләр. Бу ата-аналар теләге иде.

Аралашудан соң "Барысы да синең кулларда" метафорасын тикшерделәр.

 Ата-аналарга "Мин - ата-ана!" өстәл уены тәкъдим ителде. Уен ата-аналарны җаваплы ата-ана төшенчәсен аңларга ярдәм итте.

Ахырда барлык ата-аналарга "Абруый ничек сакларга?" темасына памятка өләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International