Минзәләдә волейбол буенча ярышлар старт алды.

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

ТАССРның 100 еллыгына багышланган волейбол ярышлары Спартакиада-2020 кысаларында уза.

Минзәләдә Минзәлә муниципаль районы оешмалары, предприятиеләре, учреждениеләре һәм авыл җирлекләренең ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол Беренчелеге башланды.

Волейбол буенча Беренчелектә катнашу өчен Минзәлә интернат-мәктәбе, мәгариф бүлеге, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы, СИЗО №4, район үзәк хастаханәсе, Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте, район хакимияте үз командаларын әзерләгән иде. Шуның өстенә ир-ат командалар арасында -  "Нефтьче" җыелма командасы һәм район авыл җирлекләренең җыелма командасы бар.

Хатын-кызлар арасында уеннар "Нефтьче" спорт залында узачак, ир-атлар "Юбилейный" спорт мәктәбендә көч сынашачак.

Беренчелек берничә көн дәвам итәчәк. Беренче көнне интернат-мәктәп һәм район хакимияте, мәгариф бүлеге һәм педагогия көллияте, район үзәк хастаханәсе һәм СИЗО №4 ярышачак.

Ир-атлар арасында интернат-мәктәп һәм СИЗО №4, авыл җирлекләре һәм район хакимияте командалары уйный.

Хатын-кызлар арасында беренче җиңүне хакимият командасы, ир-атлар арасында - СИЗО командасы.

Уку йортлары арасында да ярышлар бер үк вакытта башланды.

Минзәлә медицина училищесы студентлары Коноваловка командасын җиңде, 1 нче урта мәктәп укучылары - Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы командасын җиңделәр.

Уку йортлары кызлары арасында уеннар бу көннәрдә башлана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International