Татарстанда җир кануннарын бозучыларга 15 млн сумнан артык суммага штрафлар салынды.

2020 елның 21 гыйнвары, сишәмбе

2019 елда Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторалыр тарафыннан җир кануннары үтәлеше буенча 9 меңнән артык тикшерү уздырылды. Аларның нәтиҗәләре буенча 8,5 мең тирәсе җир кануннары бозылу очраклары ачыкланган.

Шул ук вакытта ачыклану күрсәткече элеккечә югары булып кала бирә.

Шулай ук җир кануннары бозылуны бетерү күрсәткече дә югары дәрәҗәдә - 98% тан артык.

дәүләт җир контроле, геодезия һәм картография бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Аркадий Белкин хәбәр иткәнчә, Татарстан Росреестры тикшерү чаралары башында ук җир кануннары бозылуны бетерү мөмкинлеге бирергә тырыша. Бу очракларда хокук бозучыларга штраф санкцияләре кулланылмый.

2019 елда җир кануннарын бозучыларга 15 млн сумнан артык суммага штраф санкцияләре салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International