Борынгы Русьтә кышкы Святки - иң тантаналы һәм әһәмиятле бәйрәмнәрнең берсе булган. Аеруча әлеге бәйрәмне яшьләр көтеп алган, чөнки Святки кызыклы җырлар, шуклы уеннар һәм кич утырулары белән серле атмосфера биргән.
“Умырзая” мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә 20 гыйнвар көнне “Бер вакыт...” дип аталган танып белү һәм күңел ачу чарасы узды. Әлеге чараның максаты-балаларга рухи-әхлакый тәрбия бирү , һәм конкурс-уеннар ярдәмендә иҗади атмосфера тудыру иде.
Иң башта балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килүе, тарихы һәм әһәмияте турында сөйләнелде. Тәрбияче чыгышы презентация аша балаларга бәйрәм мөһитенә уралырга ярдәм итте. Теория өлешеннән соң, чараны уен һәм күңел ачулар дәвам итте. Үзәк тәрбияләнүчеләре «Тубырчык» , «Сикергеч», «Кулъяулык бирү» рус халык уеннарын уйнадылар. Шулай ук кар белән эстафеталар да узды. Бәйрәм балалар өчен кызыклы һәм күңелле узды.