ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы яшелчәчелек һәм бакчачылык ширкәтләреннән эчке инженерлык инфраструктура объектларын ремонтлауга гаризалар кабул итә.
2019 елда республика бюджетыннан 1:2 нисбәтендә коммерциячел булмаган яшелчәчелек һәм бакчачылык ширкәтләренең эчке инфраструктурасы объектларын ремонтлауга финанслашуга 83,6 млн сум акча бүлеп бирелгән.
32,8 км суүткәргеч, 19,4 км эчке юллар, 80,4 км - электр белән тәэмин итү линияләрен ремонтлауга бакчачыларның чыгымнары каплатылган, шулай ук 4 трансформатор сатып алынган.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда күрсәтелгән эшләрне башкаруга документация җыю буенча эшне башлап җибәрде. Эчке инженерлык инфраструктурасы объектларын ремонтлау буенча финанслашу программасында катнашырга теләүче коммерциячел булмаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләре түбәндәге адрес буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрылыгына мөрәҗәгать итә алалар:
Казан шәһәре, Федосеевская ур., 36нчы йорт, каб.313., тел. (843)292-27-73.