2019 ел нәтиҗәләре буенча татарстан Росреестры тарафыннан 822 813 күчемсез милеккә хокуклар, хокукларны чикләү, кичектереп тору теркәлгән.
Шулардан торак бүлмәләргә теркәлгән хокуклар саны - 274 117, җир кишәрлекләренә - 187 118, машина урыннарына - 1314.
Шул ук вакытта, Росреестрның татарстан Республикасы буенча Идарәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Кулагина билгеләп үткәнчә, 2019 елда теркәлгән объектлар - торак бүлмәләр һәм җир кишәрлекләре саны чама белән 2018 ел дәрәҗәсендә калды, машина урыннарына - ике тапкыр артты, ягъни әлеге күчемсез милек объектларын гражданнар активрак рәсмиләштерә башлады.
Белешмәләр өчен телефон:
+8 843 255 25 10