Референдум 8 декабрьдә узачак

2019 елның 18 октябре, җомга

Башлык, Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәр Советы рәисе Айдар Салахов "Минзәлә шәһәре" муниципаль берәмлеге территориясендә гражданнарның үзара салым акчаларыннан файдалану мәсьәләсе буенча җирле референдум билгеләнү турында Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәр Советы КАРАРын имзалады.

Карарда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәр  территориясендә җирле референдумның 2019 елның 8 декабренә билгеләнүе хакында искәртелә.

Анда бердәнбер сорау: "2020 елда Татарстан Республикасы Минзәлә муниципаль районының Минзәлә шәһәр  территориясендә теркәлгән һәрбер балигъ булган заттан 500 сум күләмендә үзара салым җыярга ризамы?" . Һәм нинди эш төрләре уздырылачак урамнар исемлеге тәкъдим ителә.

Бүген сезнең игътибарга шәһәр гражданнарының үзара салым акчаларына төзекләндерелгән обектларның берсен тәкъдим итәбез: Район үзәк хастаханәсе каршындагы автомобильләр кую урыны.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International