Чара күңелгә ятышлы мизгелләрдән башланды. Мобилизацияле әзерлек буенча чаралар уздыру буенча гражданлык-хокукый бурычларны намус белән үтәгәннәре, инициатива күрсәткәннәре өчен Александр Топоров һәм Руслан Биктаһиров бүләкләнде.
Аннары Минзәлә районы комиссариатының гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү бүлекчәсе начальнигы Илашт Каюмов чыгыш ясады:
- 23 октябрьдә беренче тапкыр солдатларны армиягә җибәрү узачак. Бүгенге көнгә 140 кеше килергә тиеш. Төп медицина тикшерүләре, комиссияләр уздырылды. Көзге чакырылышка план - 36 кеше, шул исәптән, 8 машина йөртүче. Соңгы тапкыр җибәрү - 17 декабрьдә булачак.