Ә балык бозылган булып чыкты...

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Без еш кына азык-төлекне сатып алганда яраклылык вакытына һәм эшләп чыгарылу датасына игътибар итмибез. Ә кайчак бу белешмәләр нормада, ә продукт бозылган булырга мөмкин. Мондый очракларда күпләр андый продуктны чыгарып ташлый да, икенче кибеткә барып, башкасын сатып ала. Әгәр дә инде сез акчагызны кире кайтарырга уйласагыз, килеп туган низагны хәл итү өчен үз хокукларың турында белеп тору мөһим.

Менә шундый очракларда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре киңәш итә:

Җәен тиз бозыла торган товарларны урамнан сатып алмавың хәерле! Саклау шартлары катгый контрольдә тотылса да, сатучылар СанПин нормаларыннан тайпылмаска тырышса да, азык-төлекне махсус кибетләрдән сатып алуың хәерле.

Өйгә кайтып, продуктны ачканнан соң яки кисеп җибәргәч, аның бозылган булуын ачыклаган очракта нишләргә соң?

Бик кыска вакыт эчендә (законда конкрет сроклары күрсәтелмәгән) товарны сатып алынган кибеткә кире кайтарырга кирәк. Аны кире кабул итеп, сезгә акчагызны кайтарып бирергә тиешләр. Гадәттә, штраф санкцияләрен булдырмас өчен, сатучылар акчаны берсүзсез кире кайтара.

Ә инде товарның яраклылык вакыты узган булса һәм бу хакта өйгә кайткач кына ачыкланса?

Шундый ук гамәлләр башкарыла: кибеткә барасыз да, акчагызны кире кайтаруларын таләп итәсез; әгәр ризалашмасалар, язмача формада контрольлек инстанцияләренә мөрәҗәгать итәсез. Кире кайтарылган продуктның бөтенлеге нинди булырга тиеш соң?

Әгәр бу балык һәм сез аны кисәкләргә бүлгәнсез икән, ул вакытта кисәкләрне кайтарасыз. Сөт булса, пакетта калган өлешен китерәсез. Иң яхшысы, киселгәнме ул, юкмы, продуктны тулысы белән кайтарып бирү.

Кайбер сатып алучылар чек алмый. Касса чегыннан башка гына продуктны кайтарып буламы?

 Кулланучыларның хокуклары турында законда болай дип язылган: әгәр касса чегы юк икән, ике шаһит булуы кирәк.

Сатучы барлык товар өчен яки аның кайтарылган өлеше өчен генә акчаны кайтарып бирергә тиешме?

Әлбәттә, акча барлык товар өчен дә кайтарыла.

Әгәр сез сайлаган продукт шик тудырса, нишләргә?

Кулланучы сатучыдан ярашлылык сертификатын һәм товарның сыйфат таныклыгын таләп итәргә хокуклы. Үз хокукларыңны яклаудан оялмаска, ә зарурлык булганда, кулланучыларның хокукларын яклаучы белгечләргә дә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль орган

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International