Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комиссия рәисе урынбасары Әлфия Когогина төбәк атнасы барышында Яр Чаллының бер мандатлы округы мәктәпләрендә Россия Федерациясендә дәүләт идарәсе турында дәресләр уздырды.
"5, 6, 7 сыйныф укучылары өчен дәүләт идарәсе турында лекцияләр циклын ачу күпмедер дәрәҗәдә дулкынландыргыч, чөнки тема сизелерлек җитди: демократия принциплары, хакимият бүленеше, кануннар кабул ителү технологиясе һәм тулаем дәүләт төзелеше турында сөйлим. Беренче дәресләрдән үк балаларга кызык булуы ачыкланды, алар дискуссиягә керергә әзер, бу башланган гамәлгә ихтыяҗ булуга, аның мөһимлегенә ышанычымны арттырды. Бу эшне дәвам итәргә планлаштырам, республика Парламентыннан. шәһәр һәм муниципаль советлардан хезмәттәшләремне, эшмәкәрлекне, җәмәгатьчелекне бу эштә катнашырга чакырам", - дип шәрехләде парламентарий..
Әлфия Когогина шулай ук мәктәп педагогларын якынлашып килүче Укытучылар көне белән котлады һәм барлык укучыларга укуларында уңышлар теләде.