ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Россия Федерациясенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Джамбулат Хатуов җитәкчелегендә Россия Федерациясе субъектларында туфракны известьлау буенча эш мәсьәләләре буенча видеоконференция режимындагы утырышта катнашты.
Джамбулат Хатуов билгеләп үткәнчә, 2019 елда аграрийларга туфракны ачылыгыннан килгән чыгымнарны күтәрү өчен, 2020 елда федераль бюджеттан 1 млрд сум акча бүлеп биреләчәк.
Аның сүзләренчә, бу уңышны күтәрергә һәм бөртеклеләрне җыю буенча план күрсәткечләрен үтәүне тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Алдан бирелгән бәя буенча, дәүләт ярдәме чаралары бәрабәренә, 2030 елга кадәр 3,4 млн гектар мәйданда ачы туфракны известьлау буенча планлаштырылган чараларны гамәлгә ашырганда, өстәмә алынган бөртек берәмлегенең бәясе 66 млрд сум тәшкил итәчәк.
Джамбулат Хатуов иң алдынгылар сыйфатында туфракның ачылыгын киметү буенча Татарстан тәҗрибәсен билгеләп үтте.
исегезгә төшерәбез, Татарстанда 3.3 млн гектар сөрүлек җирләре бар, аларның 42% ы төрле дәрәҗәдәге ачылыкта.
Известьлау программасы буенча республика бюджетыннан агымдагы 2019 елда 250 млн сум акча бүлеп бирелгән. Туфркның ачылыгына карап, чыгымнарның 20-30% ын хуҗалык түли. Әлеге принцип буенча ел саен 70 мең гектарда туфрак известьлана. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы федераль финанслау катнашында программаны дәвам итәргә әзер.