Махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе үткәрелде

2019 елның 1 октябре, сишәмбе

2019 елның 1 октябрендә "Минзәлә районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе тарафыннан Өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды. Минзәлә районы һәм Яр Чаллы шәһәре эш бирүчеләре төрле профильдәге буш вакансияләр тәкъдим иттеләр. Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 75 граждан килде, алар арасында пенсия алды һәм пенсия яшендәге гражданнар, сәламәтлекләре чикләнгән гражданнар бар иде. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча алга таба эшкә урнашу өчен 12 юнәлеш бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International