"ЭКОлидер" республика конкурсына старт бирелде.

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы "ЭКОлидер" республика конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителү башлану турында игълан итә.

Конкурста катнашуга максатлары табигатьне яратырга өйрәтү булган эколоигк предприятиеләр, уку йортлары, әйләнә-тирә мохитка битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре, һәм, әлбәттә, ел дәвамында Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы инспекторларының дуслары булган журналистлар чакырыла.

Эшләр күптөрле номинацияләрдә һәм төркемнәрдә кабул ителә:

Оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләр:

- нефть һәм  газ сәнәгате;

- төзелеш сәнәгате;

- торак- коммуналь комплекс;

- агро- һәм урман сәнәгате һ.б.лар;

- Җирле үзидарә органнары;

-муниципаль район территориясендә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә казанышлар өчен һ.б.лар.

 

 

Материаллар 15 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Нәтиҗәләр чыгару IV кварталга планлаштырылган.

Белешмәләр өчен телефон: 8(843)2676811

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International