“Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты" ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге белән бергә интернат-йортларның социаль хезмәтләр алучылары арасында уздырылган "Туган ягыбыз осталары" Республика конкурсы җиңүчесе булды.
Катнашучылар конкурска видео-эшләрен тапшырырга тиеш иде. "Кулинария" номинациясендә социаль хезмәтләр алучылар Григорий Горбунов һәм Миңнефәридә Сафиуллина 1 нче урын алдылар һәм 25 сентябрьдә "Казан ярминкәсе" Күргәзмә үзәге базасында уздырылган "Актив озын гомерлелек" махсуслашкан күргәзмәгә бүләкләү өчен чакырылдылар.
Катнашучылар интернат-йортта эшли торган "Пәрәмәч" кулинария мәктәбендә алган кулинар осталыкларын күрсәттеләр. Җиңүчеләргә диплом һәм сертификатларны хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова тапшырды.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/umeltsy-nashego-kraya