Имин булмаган метеорологик күренешләр: 27 һәм 28 сентябрдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Казан буенча:
Аязучан болытлы. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз гына явым-төшемнәр. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11, иртән һәм көндез урыны белән көчәючән - 13 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +1..+3º, көндез максималь һава температурасы +7..+9º.
Татарстан Республикасы буенча:
Аязучан болытлы. Яңгыр һәм юеш кар рәвешендә аз гына явым-төшемнәр, төнлә урыны белән. Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11, иртән һәм көндез урыны белән көчәючән - 15 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +4..-1º, көндез максималь һава температурасы +5..+10º.