Яшьләргә гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү, Ватанны саклауга әзерлек максатларында, ел саен Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү оешмалары студентлары арасында хәрби-гамәли күптөрле ярышлар буенча "Каһарманнар узышуы" Республика ярышлары уздырыла. 25 сентябрьдә Яр Чаллы педагогия көллияте базасында "Каһарманнар узышуы" Республика ярышларының зона этабы узды.
"Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУен тормыш иминлеге нигезләре мөгаллиме. ФОРПОСТ отряды командиры Айнур Шәйхетдинов җитәкчелегендә түбәндәге составтагы команда тәкъдим итте.
Гузаеров Данил – 3Ф
Мөхәмәев Алмаз – 3Ф
Фазылов Ленар – 3Ф
Камалов Айнур – 2Ф
Крючков Данил – 2Ф.
Егетләр каршылыклар полосасын уңышлы уздылар, пневматик винтовкадан төз аттылар, 100 метр араны уздылар, аркылы торбада тартылдылар.
