Замананың социаль девиацияләре арасында деструктив нәтиҗәләр масштабы һәм профилактиканың катлаулыгы буенча экстремизм һәм терроризм аерым урын алып тора.
Экстремизм һәм терроризм проблемасы теләсә кайсы җмәгыятькә кагыла. Аеруча социаль актив булган, шул ук вакытта халыкның социал яктан зәгыйфь категориясе булган яшьләр арасында радикалистик идеология элементларын кертү аеруча куркыныч тудыра. Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау, зомбилаштыру һәм идарә итүгә каршы саклау тәрбияләү, мөмкин булган террористик актларга уяулык һәм күзәтүчәнлек формалаштыру максатларыннан, "Веста" КФҮ хезмәткәрләре Минзәлә муниципаль районы башлыгы Ярдәмчесе Марк Токарев белән берлектә Минзәлә медицина училищесы студентлары белән "Яшьләр мохитында экстремизм" темасына әңгәмә уздырдылар.