Татарстанның 40 илкүләм проектында катнашуы, гражданнарның үзара салымы һәм ТР бюджеты акчалары быле татарстанлыларның тормыш сыйфатын күтәрергә һәм җәмәгать киңлекләрен үзгәртергә, ремонт һәм төзелеш алып барырга ярдәм итте.
Бу турыда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Дәүләт Советына юллама белән чыгыш ясаганда.
Ул шуны да искәртте, ТРда илкүләм проектлар бәрабәренә яңа һәм ремонтланган торак йортлар, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, поликлиникалар һәм ФАПлар, спорт мәйданчыклары һәм модульле чаңгы базалары барлыкка килде.
Рөстәм Миңнеханов шуны да искә алды, быел юллар һәм күперләр төзелешенә 32 млрд сум акча бүлеп бирелгән.
Республикада гражданнарга үзара салым программасы гамәлгә ашырыла, аның кысларында территорияләрне һәм халык күпләп ял итә торган урыннарны төзекләндерү, елга һәм күлләрне чистарту һәм башка эшләр башкарылуын да әйтеп узды.
Быел бу максатларга 1 млрд сум бирелгән.
Тулырак: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/09/25/663477/