"Терроризм", "террорист төшенчәләре Франциядә XVIII гасыр ахырында барлыкка килгән. Якобчылар үзләрен шулай атаганнар, өстәвенә һәрчак уңай яктан. Ләкин Бөек фрнацуз революциясе вакытында "терроризм" сүзе җинаятьче сүзенең синонимына әверелгән. Шушы вакытка кадәр "терроризм " төшенчәсе көч куллануның төрле төмерләре спектрын аңлата.
Терроризм дингә, тире төсенә, милләткә карамый. ИГИЛ һәм башка террористик оешмалар сафларында төрле дин, раса, милләт кешеләре сугыша. Иң куркынычы - тыныч тормышта яшәгән халык, сезнең кебек гап-гади кешеләр террорчылар корбаны була.
Бүген бу турыда көллият студентларына ТР Минзәлә муниципаль районының Террорга каршы комиссия сәркатибе М.О.Токарев һәм "Веста" КФҮ хезмәткәрләре сөйләде.