Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары мәсьәләләрен пропагандалау, дәүләт идарә системасын хезмәтне саклауның нәтиҗәлелеген күтәрү, шулай ук биектә эшләр башкарганда хезмәтнең имин шартларын тәэмин итү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтүне пропагандалау максатларында, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы (алга таба - Министрлык) Һөнәри белем бирүнең "Төбәк укыту-методик үзәге" автоном коомерциячел булмаган оешмасы белән берлектә, 2019 елның октябрендә "Биеклек. Иминлек-2019" Республика конкурсын уздыра.
Конкурс биектә эшләр башкарганда хезмәтне саклау буенча теоретик һәм практик белемнәрне тикшерүне күздә тота. Конкурста катнашу бушлай.
Конкурсның уздырылу шартлары Министрлыкның рәсми сайтында ("Конкурслар һәм акцияләр" бүлегендә, "Республика конкурслары" бүлекчәсендә) урнаштырылган.
Гаризалар 10 октябргә кадәр кабул ителә. Контакт өчен зат - Бабаназарова Раиса Рәшит кызы, +7(903)3141607.