Минзәләдә "Көзге кросс" узачак.

2019 елның 25 сентябре, чәршәмбе

Минзәлә муниципаль районында "Көзге кросс" буенча Беренчелек 28 сентябрьдә, Минзәлә шәһәренең Ленин исемендәге стадионында, узачак. 18 яшькә кадәрге катнашучылар өчен йөгерешкә старт иртәнге 10 сәгатьтә, ә аннан өлкәннәр өчен - 11 сәгатьтә биреләчәк.

КАТНАШУЧЫЛАР ҺӘМ ЯРЫШЛАР ПРОГРАММАСЫ

1. 2008- 2009 елларда туган егетләр һәм кызлар. (500 м.)

2. 2007 – 2006 елларда туган егетләр һәм кызлар. ( 1000 м.)

3. 2005 – 2004 елларда туган кызлар (1000 м.)

    2005 – 2004 елларда туган егетләр (2000 м.)

4. 2003 – 2002 елларда туган кызлар (1000 м.)

    2003 – 2002 елларда туган егетләр (2000 м.)

5. 2001 – 1984 елга кадәр (18 – 35 яшьлекләр)

     ир-атлар – 2000 м.

    хатын--кызлар – 1000 м.

6.  1984. -1969 елга кадәр (35- 50 яшьлекләр)

     ир-атлар – 1000 м.

     хатын-кызлар – 500 м.

7. 1969 елда туган һәм алардан өлкән

    ир-атлар – 1000 м.

    хатын-кызлар – 500 м.

 Йөгереш маршруты: трасса Ленин исемендәге стадионның паркы буенча узачак.

     - 9.00 Катнашучыларны теркәү.

     - 9.30 Ачылыш парады.

     - 10.00. 18 яшькә кадәрге йөгерешчеләр старты

     - 11.00 18 яшьтән өлкән йөгерешчеләр старты

Шәһәр мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары өчен: һәр яшь категориясендә - 2 егет һәм 2 кыз.

Авыл мәктәпләре өчен: һәр яшь категориясеннән (1 егет һәм 1 кыз)

Ярышларны уздыруга кагылышлы барлык сораулар буенча "Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге" МКУга 3-18-46 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International