Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Youtube каналында татарстанлыларның җир мөнәсәбәтләре өлкәсендә кануннарның үтәлеше турында сөйләүче видеоролик урнаштырды.
Билгеле булганча, җир кишәрлекләре хуҗалары арасында төрле канун бозучылар очрый: берәүләр билгеләнгән чикләрне сакламый, икенчеләре - җирдән билгеләнмәгән максатларда файдалана. Мондый хуҗалар җир кануннарын бозалар. Мондый канун бозуларны булдырмау өчен Татарстан Росреестрында махсус подразделение – җир күзәтчелеге эшли. Бу юнәлештә нинди эш алып барылуы турында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең дәүләт җир күзәтчелеге, геодезия һәм картография бүлеге начальнигы Илнур Галиев белән әңгәмәдән белә аласыз.Татарстан Росреестры каналына язылыгыз һәм күчемсез милек өлкәсендә барлык вакыйгаларны белеп торыгыз!
Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте
+8 843 255 25 10