Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы Россия 24 телеканалында күчемсез милек өлкәсендә яңалыклар турында

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

25 сентябрь көнне 15.00 һәм 21.00 сәгатьтә "Россия 24 " телеканалында сентябрь аенда күчемсез милек өлкәсендәге законнардагы үзгәрешләргә багышланган интервью булачак.

Аерым алганда, Татарстан Росреестры вәкиле Илгиз Шиһабиев, комплекслы кадастр эшләрен үткәрүне көтмичә, өстәмә квадрат метрларны ничек законлаштырырга, ә кадастр палатасы вәкиле Дмитрий Малинин булган яңалыкларны исәпкә алып, җир кишәрлеге чикләрен килештерү тәртибен аңлатачак.

Өстәмә рәвештә шуны хәбәр итәбез, булган теле - һәм радиоэфирларның язмалары белән Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең rosreestr.tatarstan.ru рәсми сайтында «Матбугат хезмәте: «видеосюжеты», «радиоэфирлар» бүлегендә, " Вконтакте" социаль челтәрендә (vk.com/rosreestr16), шулай ук «Росреестр Татарстан»ның Youtubе каналында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International