"РИТЭК" һәм "ЛУКОЙЛ" Татарстан Республикасында социаль һәм мәдәни проектларның X конкурсы җиңүчеләрен котлады

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

24 сентябрьдә, Казанда, «Пирамида» мәдәни күңел ачу комплексында, "РИТЭК" ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасында "ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектларның X конкурсы җиңүчеләрен котлау тантанасы узды.

Инде икенче ел рәттән Минзәлә муниципаль районында Халыкка социал ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге "РИТЭК" ҖЧҖ һәм Татарстан Республикасында "ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлары конкурсының абсолют җиңүчесе булды.

2018 елда "Рухият һәм мәдәният" номинациясендә "Трапеза" пректы җиңде, ә 2019 елда "Спорт" номинациясендә "Яңгыр балалары" проекты җиңде. Проект җитәкчесе әлеге үзәк директоры - Елхова  Наталья Анатольевна.

           "Яңгыр балалары" социаль проекты аутик спектры бозылган балалар һәм аларның ата-аналары белән комплекслы эшкә юнәлтелгән.

  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International