БМО Генераль Ассамблеясе 2001 елда 21 сентябрьдә Тынычлык көнен бәйрәм итү турында карар кабул итте

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

БМО Генераль Ассамблеясе 2001 елда 21 сентябрьдә Тынычлык көнен бәйрәм итү турында карар кабул итте.

23 сентябрьдә үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре Римма Әхмәтханова һәм Оля Гатиятова "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУ студентлары өчен 2 нче саны тулай торакта "Һәрвакыт булсын тынычлык!" баш астында кичә уздырдылар. Бу үзенчәлекле бәйрәм - сугышларсыз һәм коралланусыз тынычлык зур хыялы булган һәркем өчен истәлекле көн.
Алып баручылар мәдәнияты, дине һәм географик торышы нинди булуга карамастан, планетадагы аерым кешеләрнең тынычлыкны саклау эшенә мөһим өлеш кертүләрен билгеләп үттеләр.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International