Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты үзәкләштерелгән җылылык белән тәэмин итү булмаганда мич ягып җылытучы авыл халкы өчен каты ягулык бәясенең - утын өчен - 07.10.2011 елдагы Дәүләт Комитетының № 9-1/нпс Карары һәм ташкүмер өчен - 19.12.2008 елдагы Татарстан Республикасының тарифлар буенча Комитетының Карары белән билгеләнүе хакында аңлата.
Гражданнар йортның квадрат метрлары мәйданын күрсәтеп, торакны мич белән җылыту турында авыл советыннан белешмә тапшырган очракта, Дәүләт комитеты билгеләгән бәя буенча каты ягулык сатып ала алалар.
Карар нигезендә франко-урман кисентесе шартларында бер тыгыз кубометр өчен утын бәясе - 316 сум, һәм франко-склад шартларында тыгыз кубометр өчен - 447 сум. Ташкүмер бәясе - бер тонна өчен - 2 893 сум.
13 августтан тарифлар буенча ТР Дәүләт Комитеты белгечләре каты ягулык сатып алуга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру, халыкның аны сатып алу шартлары турында мәгълүматлылык дәрәҗәсен өйрәнү максатларында, мич ягып җылытылучы йортларда яшәүче авыл халкы белән берничә тапкыр урынга чыгып очраштылар.
Дәүләт комитеты белгечләре ай ярым вакыт эчендә Аксубай, Биектау, Буа, Тәтеш, Югары Ослан, Кайбыч, Мамадыш, Алабуга һәм Әгерҗе районнарында булдылар.
24 сентябрьдә белгечләр Лениногорск районына барырга җыеналар.