Татарстанда иң яхшы яшь эшмәкәрләрне 8 номинация буенча сайлаячаклар

2019 елның 24 сентябре, сишәмбе

30 сентябрьгә кадәр "Россиянең яшь эшмәкәре" Бөтенроссия конкурсының төбәк этабына гарызнамәләр кабул итү ачык.

 

14-30 яшьлек Татарстан эшмәкәрләре "Россиянең яшь эшмәкәре-2019" конкурсында бөтен илгә үз проектлары турында сөйләячәкләр. Конкурста катнашу өчен molpred-116.ru сайтында анкета тутырырга һәм 30 сентябрьгә кадәр info.mpr2019rt@mail.ru почтасына җибәрергә кирәк.

Конкурс 8 номинация буенча узачак: «Интернет-эшмәкәрлек», «Авыл хуҗалыгы эшмәкәрлеге», «Франчайзинг», «Социаль эшмәкәрлек», «Җитештерү», «Инновацияле эшмәкәрлек», «Сәүдә» һәм «Хезмәт күрсәтү өлкәсе».

Конкурсны оештыручылар - Яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык һәм "Россиянең яшьләр эшмәкәрлегенә ярдәм итү үзәге" Федераль дәүләт бюджет учреждениесе.

Төбәк этабы финалы 2019 елның 2 октябрендә узачак. Иң яхшы эшмәкәрләр федераль этапта катнаша һәм Татарстанны Россия дәрәҗәсендә тәкъдим итә ала.

"Россиянең яшь эшмәкәре-2019" Бөтенроссия финалы Татарстанда ноябрь аенда узачак.  Казанга бүләкләү тантанасына бөтен илдән эшмәкәрләр киләчәк.

Барлык сораулар белән 8(951)898-65-86 номерына шалтыратырга була (Гөлфия).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International