Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итә

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Имин булмаган метеорологик күренешләр:  24 һәм 25 сентябрдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин

Казан буенча:

Аязучан болытлы. Вакыты белән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшемнәр. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 7-12, урыны белән кискен 14 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +1..-1º. Көндез максималь һава температурасы +5..+7º. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча:

Аязучан болытлы. Вакыты белән яңгыр, юеш кар һәм кар рәвешендә явым-төшемнәр. Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан 7-12, урыны белән кискен 15 м/с. Төнлә минималь һава температурасы +2..-2º. Көндез максималь һава температурасы +3..+8º. Төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International