24 сентябрьдә, 8.00 - 12.00 сәгатьтә, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе күчемсез милек объектларына арест салу һәм кире алу тәртибе белән бәйле мәсьәләләр буенча "Бердәм кайнар элемтә көне"н уздырачак.
Казан халкы сорауларына (843)255-25-71 телефоны буенча арестларга дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Лилия Фәхретдинова җавап бирәчәк.
Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнары халкы өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында – rosreestr.tatarstan.ru һәм Гражданнарның мөрәҗәгатьләре - Кайнар элемтәләр бүлегендә белергә була.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.