Туйдыручысын югалту буенча пенсия түләүләрен озынайту турында

2019 елның 23 сентябре, дүшәмбе

Яңа уку елы җитүгә бәйле рәвештә, Минзәлә районында Клиентлар хезмәте туйдыручысын югалту буенча пенсия алучыларның 18 яшь тулу белән көндезге бүлектә уку фактын раслап, пенсия түләүне озынайту зарурлыгы турында исләренә төшерә. 

Уку елы башында яшәү урыны буенча яисә КФҮгә, ПФРның клиентлар хезмәтенә  тапшыру зарур булган уку йортыннан белешмә раслаучы документ булып тора.

Исегезгә төшерәбез, әгәр нинди дә булса сәбәпләр буенча укуын туктата, яисә кичке яисә читтән торып уку бүлегенә күчә икән, студент туйдыручысын югалту буенча пенсиягә хокукын югалта.

Шуңа бәйле рәвештә, укуны туктату яисә укуның башка формасына күчү турында Пенсия фонды бүлекчәсенә хәбәр итү әарур. Болай эшләмәгәндә, акчалар артык түләнү сәбәпле, аларны студент кире кайтарып бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International