«Бергәләп без киләчәкне тудырабыз!» – бу "Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте" ДАҺББУ "Изге йөрәк" волонтерларының бүгенге акциясе шигаре.
Бүген алар Игелекле эшләр көнен оештырырга булдылар һәм иртүк студентларны үз инициативаларын хупларга чакырдылар. Студентларга игелекле гамәл кылу турында рекомендацияләр язылган шпаргалкалар өләштеләр. Күләмле акция уздыру мәҗбүри түгел, кхрше әбигә ипи алып кайту исә аңа хәерле көн теләү дә җитә.