Нефтьчеләр бистәсендә спорт комплексы барлыкка киләчәк.

2019 елның 20 сентябре, җомга

Нефтьчеләр бистәсендәге спорт залы янәшәсендә (Төзүчеләр урамы) озын камышлар күмеп киткән, күп еллар дәвамында файдаланылмый торган кишәрлек якын араларда танымаслык булып үзгәрәчәк: биредә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен спорт комплексы булачак.

Биредә өлкәннәр дә ял итә алачак, шулай ук балалар мәйданчыгы да булачак.

-Бу сазлыклы җир, биредә камышлар үсте. Үзара салым акчаларына (1 млн сум) быел ук күп эшләр башкарылды: камышларның күп өлеше чабылды, территория киптерелде, мәйданчык периметры буйлап дренаж системасы төзелде, юл аша урнашкан якындагы спорт мәйданчыгына горизонталь бораулау кулланып, торба салынды, - дип сөйләде район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Дмитрий Чухланцев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International